Ахырзаман башы микән әллә?!…

Ахырзаман башы микән әллә?!
Ачы җилләр. Җелекләргә үтәр.
ҖИде юл чатында. Ни кырдык без
» Без-без» диеп безелдәүдән битәр?!.

«Без-без» дию җиңел. Зарланырга
Зәһәр заман бар бит. Шыксыз заман.
Каш ясыйм дип күз чыгарудыр бу —
Бәя бәйсез. Без ирексез һаман…

Хәтәр дәвердә дә адашмый ул,
Кара сакал бер дә арттан калмый:
Ышаныч юк иртәгәге көнгә…
Тарих безгә тагын бармак яный!

Диннең димим. Телнең киләчәген
Ничек итеп мин яхшыга юрыйм?!
Татардан да татар тумас заман —
Саф урысча сөйли ике улым…

Моңсыз җырлар. Телсез әдәбият…
Җанга фитил эзләп йөргән чакта
Татар әдибенең китаплары
Киштәләрдә тузан җыеп ята.

Телдән, диннән ваз кичүме?! Әллә
Белмәүме бу җирдә яшәү хакын?!
…Безгә насыйп мескен бу Тәкъдиргә
Лаек икән шул без, үксез халкым!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт